Партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе сәяси советы утырышы

2019 елның 26 марты, сишәмбе

25 март көнне Югары Ослан җирле бүлеге сәяси советының чираттагы утырышы булып узды.

Көн тәртибенә «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча бик мөһим мәсьәлә куелды. Ул -  2018 ел нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районында демографик вәзгыятьне анализлау турында. Сәяси совет түгәрәк өстәл форматында узды.         

Сәяси совет утырышына "Демография» милли проектын тормышка ашыру бәйле муниципаль район хезмәтләре җитәкчеләре, партиянең беренчел бүлекләре секретарьлары чакырылган. Җыелышның модераторы итеп партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин сайланды.        

Сәяси совет утырышында түгәрәк өстәл артында чыгыш ясадылар:

- Гөлия Камалетдинова - Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җирле сәяси совет әгъзасы;
 - Алекей Смирнов - район үзәк хастаханәсе баш табибы, җирле сәяси совет әгъзасы;
-  Венера Квашнева һәм Марсель Әхмәтҗанов, Куралово һәм Ямбулат беренчел бүлекләре секретарьлары;
-  Ирина Алеева - Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе.

Сәяси совет утырышында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов актив катнашты һәм чыгыш ясады. «Безнең бурыч-илдә, республикада демографик вәзгыятьне яхшырту буенча барлык яңа закон актларын халыкка җиткерү. Бүгенге сәяси советта кабул ителгән аерым мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәкмен», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International