Ышанычлы һәм җылы очрашу

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрель көнне Югары Ослан авылының Яшүсмерләр клубы бинасында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тарафыннан Югары Ослан районы сайлаучылары белән алдан тавыш бирүдә катнашучылар очрашты.

Очрашуның модераторы булып партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин торды.

Сайлаучылар белән очрашуга ике кандидат: Зиатдинов Марат, партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе секретаре һәм «Казан энергетика көллияте» информатика укытучысы Шамсутдинов Раил килде. 
Алфавит буенча беренче чыгыш ясаган Марат Зиатдинов республиканың, шул исәптән безнең муниципаль районның да барлык уңышлары һәм тырышлыгы бер максатка – халыкның тормыш сыйфатын арттыруга буйсынуын билгеләп үтте.

Кандидат Раил Шәмсетдинов үзенең чыгышында очрашуда катнашучыларны үзенең биографиясе, программаның төп тезислары белән таныштырды.

Очрашуда катнашучыларны авылның, аерым алганда, халык саны аз булган пунктларның, Татарстан Республикасында Урта һөнәри белем бирүнең үсеш перспективалары кызыксындырды.

Очрашуда катнашучылар һәр сорауга эчтәлекле җаваплар алдылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International