Фәрит Мөхәммәтшин: »Бердәм Россия" бакчачыларга ярдәм программасын озайту өчен Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәк

2019 елның 14 июне, җомга

Бу хакта Югары Осланда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» көне барышында хәбәр итте.

Бердәм Россия көнендә Югары Ослан районында федераль һәм төбәк партия проектлары кысаларында 5 мәйданчык эшләде:
-     Республика медицина учреждениеләре табиблары тарафыннан халыкны кабул итү оештырылды,
-     «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә,
-     «Куркынычсыз юллар» проекты кысаларында «Кече Ватан мәдәнияте» проекты мәйданчыгында хореография сәнгате буенча мастер-класслар узды, 
-    Өлкән буын» проекты кысаларында район үзәк китапханәсендә «Хәтер намуслыгы» эзләнү отрядының эшен тәкъдир итү булды,
-     «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдән булган балаларга 50 портфель тапшырылды.

Шулай ук бу көнне партия Рәисе Д. А. Медведевның җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International