10 июль көнне Туган якны өйрәнү музеенда «иминлек иленә сәяхәт» булып узды, анда «Салават күпере»балалар бакчасының әзерлек төркеме укучылары катнашты.
Балалар мультфильм герое Крок белән бергә электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен кабатладылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ә викторина сорауларына җавап биреп, балалар өйдә һәм урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча булган белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да " иминлек белгече» исеме бирелде һәм истәлекле значоклар тапшырылды.