2019 елның 15-17 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районындагы «Свияга» ату комплексында патрон заводы Феттеръ һәм Flamax компаниясе ярдәмендә беренче Бөтенроссия ярышлары узды. Анда илнең 5 регионыннан укчылар катнашты.
- Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен спонсорларга рәхмәт белдерәбез, спортчыларга максатларга ирешүдә үз-үзләрен аямыйча һәм нык торулары өчен рәхмәт белдерәбез, - ди ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты, Россиянең атказанган тренеры Сергей Демин.