Югары Ослан районында өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү буенча чаралар дәвам итә

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә китерү буенча чыгулар дәвам итә.

20 нче август көнне Макыл амбулаториясенә Келәнче авылыннан рейс ясалды. Диспансерлаштыруны 5 кеше узды, аларны булачак чара турында фельдшер Рәисә Гобәйдуллина алдан ук кисәтеп куйган иде.

Амбулаториядә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина хезмәткәрләре каршы алдылар һәм аларны диспансерлаштыру вакытында озатып йөрделәр. Диспансерлаштыруны узган гражданнар игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International