Белем көне

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2 сентябрь көнне, Макыл урта мәктәбенең ишекләре яңа уку елына старт бирү өчен яңадан ачылды. Ял итән һәм кызынган барлык балалар да кабат мәктәп ишегалдына җыелды. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы малайлар һәм кызлар, укытучылар һәм ата-аналар мәктәп ишегалдын тутырдылар. Музыка яңгырый, барлык сыйныфлар да мәктәп ишегалдында төзелә.  Бу көнне барыннан да бигрәк беренче сыйныф укучылары шатлана. Матур, тантаналы алар мәктәп линейкасында торалар. Барысы да тантаналы линейкада Россия һәм Татарстан гимннары астында катнашты. Чөнки белем алу - һәрберебезнең киләчәге, ул илебезнең киләчәге. Укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Панасик Н.В. һәм  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Касыймов В.В. котладылар. Эстафетаны өлкән сыйныф укучылары кабул итеп алды. Бу уку елында беренче кыңгырау чыңы да килеп җитте, ул балаларны беренче дәрескә чакырды. Укучыларга һәм укытучыларга бүгенге көн генә түгел, мәктәптә үткәрелгән барлык көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе килә. Яңа уку елы барлык кешеләр өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International