Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм натураль продукциясе белән «Татар йорты» ачылачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    19 октябрьдә   Санкт-Петербургта  «Хасанский» дәүләт   универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак. 

Санкт‑Петербургның Красногвардейский  районы    администрациясе,   Татарстан  Республикасы Азнакай районы  администрациясе һәм  Татарстан  Республикасының  Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге  ярдәмендә  базарда  Татарстан  Республикасы җитештерүчеләренең  экологик  чиста  азык-төлек  продукциясе  белән  “Татар  йорты” экомаркетын ачу  тантанасы  була.   

Фестивальне ачу  тантанасында Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте,  инновацияләр һәм сәүдә комитеты, Красногвардейский  районы    администрациясе вәкилләре, эшкуарлар  һәм  җәмәгатьчелек  вәкилләре катнаша.  

«Санкт-Петербургта  Татарстаннан  теләсә кайсы   фермер  үз  продукциясен  сата  ала», - диләр   Татарстан  Республикасының  Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә.   “Татар йорты” экомаркеты  белән  хезмәттәшлек  итү  буенча  тәкъдимнәр Татарстан  Республикасы Даими вәкиллегендә    (812) 323-12-27 телефоны  аша  кабул  ителә. 

Бәйрәмне  уздыру  урыны: Санкт-Петербург,   Хасанский  урамы,    15 йорт,   «Хасанский» базары.

Бәйрәмне  ачу  тантанасы  2019 елның   19 октябрендә   12.00 сәгатьтә  булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International