Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау 

2019 елның 16 ноябре, шимбә

2019 елның 15 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Соболевское авыл җирлегеннән ирле-хатынлы Николай Николаевич һәм Мария Федоровна Мамкиннар гаиләләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. 
50 ел бергә тату гомер итү - ул олы бәхет, үзенчәлекле бәйрәм. Аларның берлеге ихтирамга лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Ирле-хатынлы Мамкиннар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп җитүгә шаһит булдылар. Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә Мамкиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н. А. Кадырова юбилярларга сәламәтлек теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International