Гражданнар җыеннары графигы 

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар! 2020 нче елның 15 нче гыйнварыннан 5 нче февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләрендә «2019 нчы елда авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшчәнлеге һәм 2020 нче елга бурычлары турында» гы мәсьәлә буенча Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов, район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район звеносы җитәкчеләре катнашында отчет җыеннары узачак.
 Җыеннарны үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмати стендларында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез шулай ук район авыл җирлекләре башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына 21668, 21839 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
 Сезне кызыксындырган тагын бер сорау бирү һәм район башлыгы һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләреннән җавап алу мөмкинлеге бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International