ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Россия МЧС ының Татарстан идарәсе көчле давыл вакытында су транспорты белән сәяхәткә чыгудан баш тартырга чакыра.

Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләренә караганда, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 11642 баш эре мөгезле терлек санала. Бу күрсәткеч узган елга караганда 436 башка артыграк.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә район административ комиссиясе утырышы булып узды. Анда ТР ның КоАП 3.6 маддәсенең 1 нче бүлеге буенча закон бозу очраклары турында сүз барды.  Территорияләрдәге төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары Вахит, Соболевское, Октябрьский, Килди, Печище, Яр Морквашы авыл җирлекләрендә күзәтелә.

ТР ның гидрометеорология һәм  тирә - як мөхитен мониторинглау идарәсе республикада көчле давыл булачагын хәбәр итә.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының соңгы биргән мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 10239 гектар җиргә чәчү узган, бу күрсәткеч 52% тәшкил итә.

30 нчы апрельдән”Югары Ослан – Казан” рейсы автобусыТүбән Ослан авылына керсен өчен 89655927554 телефонына шалтыратып алдан әйтергә кирәк. Аның расписаниесе: 6.15; 10.15; 16.15 сәгатьләрдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International