ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районның Үзәк китапханәсендә СПИД белән көрәшкә багышланган “Тормыш яшәү өчен кирәк” дигән күргәзмә оештырылды.
Бу коточкыч йогышлы авыру соңгы вакытта Европа илләрен массакүләм басып алды. Бөтен планетага таралган бу авырудан әле дару уйлап табылмады.

Хөрмәтле абитуриентлар! Сезнең игътибарыгызга Идел буе физкультура һәм спорт Академиясендә 3 нче декабрьдә узачак Ачык ишекләр көне булачагын хәбәр итәбез!

Кичә Югары Ослан гимназиясендә физкультура укытучыларының зона семинары булып узды. Анда Апас, Кайбыч, Тәтеш һәм Яшел Үзән укытучылары килгән иде.

Виолетта Крайнованы “Лидерлык нигезләре” укучысын “Минем яраткан укытучым” дигән конкурста”Шигырь” номинациясендә җиңеп чыкты.

Район башлыгы Марат Зиатдинов Сбербанк копоратмив Университеты программасы буенча укучылар составына кертелде. Укулар “Дәүләт белән  идарә итүнең реформасы һәм менеджмендта яңа технологияләр” дигән темага 2-4 нче декабрь көннәрендә уза.

ТР ның сәясәт Министрлыгы тарафыннан 24 нче ноябрьдән 20 нче декабрьгә кадәр “Ел предпринимателе” конкурсы үтәчәк. Анда предпринимательлек таланты, бизнес белән шөгыльләнүченең үз өлкәсе үсешенә республика икътсадына керткән өлеше исәпкә алына.

Кичә Татарстан МЧС идарәсенең төп залында ”Татарстан Республикасында кешеләрне суга батудан коткаручы җәмгыять” иҗтимагый оешмасының регионара форумы булып узды.

30 нчы ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Дәүләтшина Г.И. Казанның Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбендә “Дәүләт милли политикасын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре” дигән семинарда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International