ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Менә Яңа 2017 нче ел башланды гына, югыйсә. Ләкин төзелеш мәйданы бик актив фазага кереп киткәнче, бу өлкәгә караган производствоның  иң мөһим сорауларны күтәрергә инде кирәк.

Район хастаханәсе яңа елның беренче көннәреннән үк штат режимында эшли башлады. Инде беренче 5 көндә үк кешеләр күпләп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларның саны 71 гә җитте, аларның 27 се палатага салынды. Алар арасында югары температура белән – балалар, төрле травмалар, сынулар белән – олылар.

Беренче 2 яңа ел көннәрендә Югары Ослан районында да исерек килеш руль артына утыручылар булды. Аларның саны – 4 әү.

Бүгенге көндә ГИМС Иделдәге бозга рейд ясады. Аның тикшерүләренә караганда Аракчино – Югары Ослан боз юлы калыная, хәзерге вакытта бернинди куркыныч хәлләр регистрацияләнмәгән. Бозның калынлыгы 43 см, бу боз 3, 5 тонна күтәрә дигән сүз.

Татарстанда кискен рәвештә һава торышы үзгәрде: кар ява, буран себерә, юлларда - тайгак.

ТР ның эчке эшләр Министрлыгы Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International