18 нче мартта, шимбә көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә эш сораулары буенча оператив утырыш булып узды.
Куралово мәктәбенең “Җиңү мирасы” эзләнү отряды үз авыллары һәм Татар Борнашы авлының Бөек Ватан сугышында һәлак булып, билгесез югалган фронтовикларын барлау эшен дәвам итәләр.
17 нче мартта районның мәгариф бүлеге, профсоюз оешмалары район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С.Хәкимҗанов, респубиканың мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының төп белгече Т.А.Андреева катнашында бердәм утырыш узды.