ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Әгәр Сезнең эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрегез рәсмиләштерелмәгән икән, Сез хезмәт хакыгызны “конвертта” алуга дучар булгансыз.

Һәр кеше үзе булдыра алган кадәр мәрхәмәтлек кылса, мәрхәмәтлекнең чикләре булмаячак (Фазыл Искәндәр).

25 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Казаннан килгән кунаклар белән кызыклы очрашу булды.  Кунакларның берсе -  шагыйрә, язучыларның Россия һәм Татарстан Берлеге әгъзасы Светлана Константин кызы Грунис-Ивлечева, икенчесе –“Наз” исемле республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фердабай кызы Сайфутдинова иде. Очрашу мәктәп укучыларының үзләре чыгарган шигырьләрен рус һәм татар телләрендә уку белән  башланып китте.

26 нчы апрельдә Югары Ослан культура учакларында да Г.Тукай көнен актив билгеләп үттеләр.

Бүген Югары Ослан районы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

1986 нчы елның 26 нчы апреле – Украина, Белорус, Россия граңданнары өчен генә түгел, ә бөтен дөнья халкы өчен бик мөһим вакыйга булып калды.

Бүген Казанда федераль университетның актлар залындаТР хезмәт инспекциясе практикасына багышланган киңәшмә булды. Анда район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев катнашты.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Г.Тукай туган көненә багышланган тантаналы  чара булды. Анда Г.Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү церемониясе дә булып узды. Алар исемлегенә быел Мадина Маликова, Харис Салихов, Розалина Шагеева керде.

Районның Яшьләр клубы “Форпост” членнары “Буыннар тарафыннан безгә бирелгән тормыш нинди матур!” дигән фестиваль үткәрде.

ТР МЧС хезмәткәрләренең  Апас районы отряды Макыл мәктәбендә “Батырлык дәресе” үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International