ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28 нче апрельдә балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен “Ослан егетләре” иҗат коллективы һәм тарих укытучысы Л.В.Хуртина сәнгатебез һәм тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләү дәресе уздырды.

“Волңанка” халык коллективы оешуга  15 ел тулу белән котлыйбыз!

24 нче апрельдән 1 нче майга кадәр район территориясендә полиция бүлегенә җинаять эшләре һәм тәртип бозулар турында турында 103 гариза керде. Алар арасында 7 җинаять  эшләнгән , аларның 2 се – ачылмаган.

Чит телләр өйрәнүне яңа баскычка күтәрү максатыннан Казанның 174 нче номерлы мәктәбендә мәктәп театр коллективлары фестивале булып узды. Безнең районнан бу конкурска Иннополис тагы лицей укучылары катнашты.

Районның яшьләр клубы белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре җинаять – административ законнарны балигъ булмаган балалар һәм яшьләр тарафыннан үтәлешен тикшереп тест эше үткәрделәр. Әлеге тестлар Россия МВД сы каршындагы иҗтимагый Үзәк һәм Мәскәү юридик университет хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International