ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

2 нче июньдә район башлыгы Марат Зиатдинов барлык авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең җитәкчеләрен җыеп язгы-кыр эшләренең тәмамлануы турында утырыш үткәрде.

1 нче июньдә Түбән Ослан клубында балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле эшләр” дип аталган квест-уен үткәрелде. Бу чарага балалар әти-әниләре һәм әбиләре белән килде.

1 нче июнь көнне район үзәгенең ял һәм культура паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булды. Июньнең беренче көне юкка гына бәйрәм итеп билгеләнмәгән, ул каникуллар башланып киткән көн, балаларга шатлык алып килә торган көн, төрле маҗаралар көтә торган көн. Бу көнне балалар өчен иң талантлылар концерт программасы хәзерләде.

31 нче майда “Ривьера” күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин җитәкчелегендә  “Татарстан – яңа гасыр”  иҗтимагый хәрәкәтенең VII нче съезды булып узды. Анда 300 дән артык депутат катнашты. Бу съезд Политсоветның 3 еллык эшенә бәя бирде, алга таба төп бурычларны билгеләде.

2 нче июньдә көннең икенче яртысында ТР территориясендә яшенле яңгыр, көнҗьк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, боз булуы көтелә.

Регионда әйләнә – тирә бизнесны яхшырту өчен РФ Хөкүмәтенең 2017 нче елның 31 нче январенда чыккан 147-р карары нигезендә РФ территориясендә инвестицияләрне киңәйтү өчен кирәк булган бизнес процедураларын җиңеләйтү өчен 12 максатчан модель расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International