ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм Соболевское авыл җирлеге башыгы О.Майорова муниципаль берәмлекләр Советы Президиумында булып кайттылар. Анда сүз ягыла торган биналар, янгын чыгуга каршы әйберләрне саклау буенча электрон хуҗалык кенәгәләре кабул итү сораулары турында барды.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов”ОАО “Красный Восток” вәкилләре, аның төзелеш буенча директор урынбасары Р.Х.Хәлилов, кадрлар белән идарә итүче А.В.Егорова белән 2007 нче елдан бирле финансланган “2020 нче елга кадәр авылның социаль үсеше” программасы буенча объектлар төзелешенең хәле турында утырыш үткәрде.

 

Район Үзәк китапханәсендә 1991 нче елдан бирле басыла торган “Могҗизалар һәм маҗаралар” исемле журнал-альманах битләре буенча төзелгән “Безнең тирәдәге могҗизалар” дип аталган күргәзмә барлыкка килде.

30 нчы майдан 7 нче июньгә кадәр Казанда  малайлар һәм кызлар арасында Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы - шахмат буенча Россия кубогы булып узды.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары В.Раков, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева һәм ветераннар Советы члены Ф. Хикмәтуллин Бөек Ватан сугышы чор тыл батыры В.И.Фоминны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

13 нче июньдә район Советының чираттагы 23 нче Совет утырышы булачак.

Бүген макыл авлында янгыннан саклау буенча  Апас отряды “Киләчәк иле” лагере балалары арасында Ачык ишекләр көне үткәрде.

ТР Росреестры идарәсе ял һәм бәйрәм көннәрендәге эш графигы белән таныштыра.

Бүген, 8 нче июньдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендә үткән конфедеация кубогы матчларын оештыру утырышында булып кайтты. Аның эшендә премьер-министр А.Песошин, Министрлыклар һәм ведомстволар да катнашты.

6 нчы июньдә районның ЗАГС бүлеге игезәкләрне кабул итте. Алар – Радик Рзфкать улы һәм Ксения Геннадьевна Саттаровлар балалары – Рафаэль һәм Марсель. Бу гаиләнең алар беренче балалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International