Яңа уку елы белән котлау

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар!

Сезне барыгызны да Яңа уку елы башлану белән котлыйм. Мәгариф системасын алга таба үстерү эше укучы һәм укытучылар эше генә булып калмасын иде. Аны барыбыз бергә тырышып кайгыртканда гына уңышларга ирешеп була.

Барлык планнарыгыз тормышка ашсын, яңа үрләргә ирешүегезне теләп калам. Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар юлдаш булсын!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International