Безнең балачак-әкият дөньясынан

2015 елның 9 гыйнвары, җомга
Балачакка кемнең генә кайтасы килми, бигрәктә ул чактагы кино, яки мултьфильмнарны карагач, сагынып куясың. 8 нче гыйнварь көнне Рус Макылы авылы китапханәсендә балалар киносы  көненә багышланган чара уздырылды. 

Бу чараны китапханәче Першина Надежда Александровна белән мәдәниять йортының сәнгат җитәкчесе Махнина Наталья Александровна әзерләде. Китапханәче Надежда Александровна балалар киносының бай тарихы белән таныштырды, 1898 нче елларда күрсәтелгән әкият-кинолар турында мәгълүмат бирде. 100 елдан артык тарихы булган мәдәният өлкәсе турында сөйләп бетерерлек түгел, шунысын әйтеп үтәргә була, балалар киносы бүген дә балаларга хезмәт итә. Ул үзенең актуальлеген югалтмады. Кино һәм мултьфильмнәрдәге әкиятләр 100 ел элек үз тирәсенә балаларны, тәрбиячеләрне, әби-бабайларны җыйса, бүгендә кечкенә буынның ялын оештыруда  тәрбияви чара булып тора. Әйе, хәзер компьютер ярдәмендә төзелгән мултьфильмнар турында күп кеше уңай фикердә түгел. Әмма бүген без чын кино турында сүз алып бардык.  

Киноны карап бетергәч, тамашачылар кабат шулай очрашу турында сөйләштеләр. Китапханәдә андый мөмкинлекләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International