Рөстәм Миңнеханов: 2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Рөстәм Миңнеханов: 2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу

2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Икътисадый совет утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда 2014 елда барлык төп социаль-икътисадый күрсәткечләр үтәлгән. Тулаем ел йомгаклары начар түгел, диде ул, быел төп бурычларның берсе – реаль икътисадый секторны саклап калу. Ситуация валюталар курсы артуга, кредитлар буенча ставкалар кыйбатлануга, шулай ук тышкы финанслау, заманча технологияләр ябылуга бәйле рәвештә катлаулана. Барлык бу факторларны истә тотмый булмый, дип саный Татарстан Президенты. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән килеш сакланды, 2014 ел азагында бу күрсәткеч арта башлады.

«Иң мөһиме – республика сәнәгате нәтиҗәле эшләвен дәвам итәргә тиеш», – дип кабатлады Рөстәм Миңнеханов.

2014 елгы алдан йомгаклаулар турындагы нотык белән Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, күп кенә 2014 ел күрсәткечләре үткән 2013 ел белән чагыштырганда алда бара. Икътисад үсеше 101,3% тәшкил итә.

Җыелма региональ продукт (ҖРП) – 1, 630 трлн. сум, сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) – 100,6%.

Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, 2014 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының тышкы товар әйләнеше 13,6%ка кимегән.

Инфляция – якынча 109,7%.

Уртача хезмәт хакы 2014 елның 11 аенда – 27,6 тыс. сум.

Татарстанда 2014 елда демографик ситуация: 56690 кеше туган, 46960 кеше үлгән, үсеш – 9730 кеше.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республиканың уңайлы тормышы реаль икътисад секторы үсешенә бәйле, шуңа күрә дә барлык сәнәгать предприятиеләренең нәтиҗәле эшләве кирәк.

2015 елда без барлык төп социаль программаларны үтәргә тиеш, диде Татарстан Президенты, моның өчен булган проблемаларны хәл итәргә кирәк.

2015 елда сәнәгать секторы үсеше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады. Ул машина төзелеше комплексы предприятиеләренә, җайланмалар җитештерүчеләргә аерым игътибар бирде.

Машина төзелешен бүген заказлар, продукция сату базарлары, ярдәм гарантияләре белән тәэмин итү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, икътисадый кризис шартларында ситуацияне шул килеш саклап калу буенча 2008 елгы тәҗрибәне кулланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, банк өлкәсендә икътисадка ярдәм итү һәм аны үстерү өчен акчалар җәлеп итү, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлешендә активрак эшләү зарур.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International