Апалы-сеңелле Голубиналарның җиңүләре

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
2015 нче елның 9-16 февраль көннәрендә белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында катнашыр өчен Зеленодольск шәһәренең “Маяк” спорткомплексында инде тренировкалар башланды.

Бу тренировкаларга Югары Ослан районының барлык спартакиаларда бөтен категорияләрдә дә җиңү яулаган апалы-сеңелле Голубиналар һәм аларның тренерлары Ришат Мансуров та чакырылган. Алеся Голубина инде КМС нормативын да үти алган.

Аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International