Юбилярлар хөрмәтенә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
26 нчы гыйнварда Макыл авылыннан Алексеевларның – зөбәрҗәт, Вахит авылыннан Шәммөхәммәтовларның – бриллиант туйларын билгеләп үтү тантанасы булды. Бу хөрмәтле парлар ярты гасырдан артык яратышып, бер-беренә юл биреп тыныч кына гомер кичергәннәр. Алар дус гаилә, тәртипле балалар үстергәннәр.

“Районның почетлы юбилярлары” дигән китапка бу көнне алар кул куйдылар һәм ЗАГС бүлегеннән матур теләкләр, район башлыгы Марат Зиатдиновтан Рәхмәт хаты белән бүләкләр кабул итеп алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International