Дарү үләннәрен җыю эш башланып китте

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Вахит мәктәбендә дарү үләннәрен, агач бөреләрен җыю өстендә эш башланып китте. Укытучылар, мәктәп персоналлары һәм укучылар төзелгән график буенча бу эшне башкарырга тотындылар.

Апрель ахырына кадәр каен бөреләрен һәм нарат бөреләрен җыю каралган. Биология укытучысы Наҗия Рауф кызы киптерү һәм саклау өчен җаваплы.Шулай ук мәктәптә “Минем төбәгемдә дару үләннәре” темасына проект эше дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International