Вахит авыл җирлеге башлыгы белән очрашу

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә Вахит авыл җирлегенең яңа башлыгы - Җәләлетдинов Алберт Шәүкәт улы белән очрашу булды.

Алберт Шәүкәт улы - безнең мәктәпне тәмамлаган укучысы. Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, берничә ел ААҖ филиалының ”Татагрохимсервис-Матюшино карьеры” директоры булып эшләде. Бу вазифаны ул уйлаучы һәм инициативалы җитәкче итеп күрсәтте.

Очрашуда Матюшино мәктәбе һәм авыл советы җирлегенең бергәләп эшләү юллары күрсәтелде. Беренче мәсьәлә булып,авыл халкын эчә торган су белән тәэмин итү, чүп чыгару һәм алып китү, урамнарны яктырту мәсьәләләре кузгатылды.
 
Мәктәп коллективы Җәләлетдинов Алберт Шәүкәт улына зур ышаныч баглады һәм уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International