Гражданнарны кабул итү

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
21 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте.

5 кеше йорт хуҗалыгын үстерү, янгын чыгып, ярдәмсез калу, эшкә урнашу, җир бүлеп бирү һәм “Кәрәш” милли спорт уены турында мөрәҗәгать итте.

Барлык сораулар да кәнәгатьләндерелде: кайберләренә кичекмәстән җавап алынды, кайберләре тиешле хезмәт органнарына уңай чишәр өчен тапшырылды.

Район башлыгы һәр сишәмбе көнне гражданнарны кабул итүне дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International