Ике телле балалар бакчасы

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
21 нче апрельдә районга республикадан комиссия килде. Алар 3 елдан бирле бара торган “Иң яхшы билингваль (ике телдщ сөйләшүче) балалар бакчасы” дигән Грантка лаеклыларны эзләп, табып, аларга бәя бирүчеләр.

Мондый конкурста былтыр районның “Салават күпере” балалар бакчасы җиңеп, 1 млн. сум акчага ия булды.

Бу юлы җирәбә Матюшино бакчасына төште. 

Алар үзләрен бик хәзерлекле итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәләр әле май ахырында гына билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International