Җиңүең белән, Динар!

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Яр Морквашы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Динар Зиһаншин “21 нче гасыр Кулибиннары” дип аталган республикакүләм Яшь уйлап чыгаручылар олимпиадасының финалына чыкты.

Бу малай яшьтән үк техника белән кызыксына. Көтелмәгән ачышлар ясый, кызыклы модельләр уйлап чыгара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Берничә көннән ул үзенең проектын яклап, бәлкем җиңүче исемен яулар. Ә инде шулай булган очракта аңа Казан Федераль Университетының инженерлык юнәлешенә юл ачык дигән сүз.

Уңышлар сиңа, Динар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International