Сугыш хатлары

2015 елның 8 мае, җомга
8 нче май көнне районның Үзәк китапханәсендә гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш хатлары” дигән әдәби-музыкаль композиция куелды. Шуңа багышлап китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Китапханәчеләр укучыларны өчпочмаклы хатның килеп чыгышы, кыр почтасына ул хатның килеп керүе, адресатына җибәрелүенең тарихын сөйләделәр.     Солдат хатына багышланган һәйкәл дә бар Волгоград шәһәрендә. Ул хатларда сугыш һәм кайгы ачысы, онытылмаслык авыр язмышлар!

Чара бик матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
Күргәзмә белән танышу да бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International