Гаилә көне

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Гаилә җәмгыятҗнең төп элементы буларак кешелекнең һәм буыннарның  киләчәк үсешен тәшкил итә. Ил үсешенә бәя биргәндә иң беренче аның гаилә турында кайгыртучанлыгына, дәүләтнең гаиләгә булган мөнәсәбәтенә бәя бирәләр.

Гаиләдән кешенең тормышы башлана, гаиләдә ул гражданин буларак формалаша. Гаилә – мәхәббәт , хөрмәт, бер-береңә тартылу чыганагы.

15 нче майда ел саен Гаилә бәйрәме билгеләп үтелә. Районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге бу юлы Печище авылы халкына ”Минем гаиләм – минем куанычым” дигән чара уздырды. Анда балалар һәм ата-аналар бергә чакырылган иде. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнашты, спорт ярышларында уйнадылар.

Ахырдан оештыручылар барлык балаларга бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International