Үткәннәрдән башка киләчәк юк

2016 елның 10 июне, җомга

Районның Үзәк китапханәсендә татар халкы тарихына багышланган “Үткәннәрдән башка киләчәк юк” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Татарлар Россия составында руслардан кала саны буенча 2 нче урында тора.

Күргәзмәдә укучылар игътибарына татарларның этнополитика, антропология, диалект, көнкүреш, хуҗалык, культура, традиция һәм йолалары турында материаллар урнашкан.

Кемнәр татар тарихы белән кызыксына, шуларны күргәзмәгә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International