75 ел элек фашистлар Европасы СССР га ябырылды. 22 нче июнь Россиядә Истәлек һәм кайгыру көне итеп билгеләп үтелә. 27 миллион халыкны җир йөзеннән алып киткән бу канкойгыч сугыш һәрбер гаиләгә кайгы һәм хәсрәт китерде. Һәм яшь буын аларны гел истә тотачак.
Районның Үзәк китапханәсе бу көнгә багышлап, “Онытылмас 41 нче ел” дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Анда Брест крепостен саклаучылар, сугышларда тәннәрен биргән геройлар турында очерклар , мәкаләләр, китаплар урын алган.