Китапларда - сугыш мизгелләре

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

22 нче июньдә Истәлек һәм кайгы көненә багышланган “Ә китапларда - сугыш мизгелләре” дигән интерактив викторина булып узды.

22 нче июнь вакыйгалары календарьда һәм китап битләрендә тарихка кереп калды. Бу көн безнең башыбызга истәлек булып кереп калган. 9 нчы май да шулай ук.

2 дата арасында- өзелмәслек җеп. Аларны шаккаткыч кайгы, үлгән гомерләр, тол хатыннар, ятим балалар, җимерелгән авы һәм шәһәрләр бәйли.

Безнең халык Җиңү өчен барысын да эшләде, барлык мөмкинлекләрне дә кулланды.

Шул турыда балаларга презентацияләр күрсәтелде. Ә балалар, үз чиратында, викторинада Туган җир тарихы буенча үзләренең белемнәрен дәлилләделәр.

Китапханәдә шул исем астында күргәзмә дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International