23 нче июньдә Татар Борнашы мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, балаларга өстәмә белем бирү эше белән шөгыльләнүче педагогларның семинар утырышы булып узды.
Үзенең чыгышында Мусина Ф.И. узган елның тәрбия эшенә йомгак ясады, киләсе елда булачак проектларга аңлатма бирде һәм максатлар билгеләде.
Районның тәрбия проектларын уңышлы башкаручы Переведенцева З.А., Биктагирова Н.Г., Бурукина Е.В., Дадыкина И.Н. бик кызыклы чыгышлар ясадылар.
Кунаклар Каинки авылындагы «Эникс» авиамодель үзәгенә дә сәяхәт кылдылар.