Районда тагын бер яңа клуб

2016 елның 15 июле, җомга

Клянчино авылында яңа клуб үсеп чыкты.

Бу моментны авыл халкы түземсезлек белән көтте. Чөнки иске клуб инде бик тузган иде. 50 кешегә исәпләнгән бу бина бик матур килеп чыкты.

Авыл халкын бу вакыйга белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары С.Осянин, В.Чернышов, күрше авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Бар да канәгать булып таралды.

Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Е.Мәхәмәтҗанова клубка яңа сәгать тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International