Якшәмбе көнне Югары Ослан мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча чираттагы матч булып узды. 6 команда очрашырга тиеш булса да, бу көнне Югары Ослан һәм Куралово командалары гына ярышты. Югары Ослан 8:2 исәбе белән җиңде.
Финал ярышлары 11 нче сентябрьдә узачак.