Бүген балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Елена Поддубова һәм Аида Колезнева Югары Ослан урта мәктәбе һәм гимназиядә авыр хәлдәге гаиләләрдә яшәүче балалар алдында профилактик әңгәмә алып бардылар. Аның темасы: “ Үзеңне массакүләм урыннарда тоту, балалар травматизмы, шәхси әйберләреңне саклау кагыйдәләре”.
Ә югары класс укучылары белән 71 нче З РТ нигезендә спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тартуны тыю темасы буенча эңгәмә булды.