ОНФ активистлары мәктәп автобусларының норматив-хокук базасын тикшерделәр. Аларның маршрутлары белән кызыксындылар, юлларның хәле белән таныштылар, маршрутның озынлыгын карадылар.
Иҗтимагый тикшерүчеләр 5 маршрутка тукталдылар. Бик зур закон бозулар күзәтелмәде. Куралово юлларындагы ремонт, Рус Борнашында тукталыш павильоны булмау гына борчый. Аларны төзәтү турында үтенеч инде хокук саклаучы органнарга юнәлтелде.