Бүген Макыл авылы спорт Үзәгендә җиңел атлетика буенча “Алтын көз” дип исемләнгән кросс булып узды.
Ярышларда 18 мәктәптән 155 укучы катнашты. Уеннарга стартны баш судья Е.Тимиряев бирде.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 нче урын – Югары Ослан мәктәбе;
- 2 нче урын – Макыл мәктәбе;
- 3 нче урын – Шеланга мәктәбе.