Педагоглар бер-берсен котладылар

2016 елның 7 октябре, җомга

Укытучыларның профессиональ бәйрәме алдыннан аларны һәм хезмәт ветераннарын яшьләр клубында җыйдылар.

Укытучы, мәктәп... Бу ике сүз һәр кеше йөрәгендә янәшә яши. Мәгариф шундый бер нәрсәгә дә битараф булмаган кешеләр аркасында яши һәм үсә. Татарстанда көчле педагоглар бик күп, алар көннән-көн мәгариф системасын алга әйди.

Ветераннарга бу көнне аерым зур игътибар күрсәтелде. Алар чәй өстәле артында бик озак бер-берсе белән аралаштылар.

Бу көнне талантлар фестиваленә дә йомгак ясалды. Нәрсә генә хәзерләмәгән укытучылар! Һәр укытучы кунак өстәленнән авыз итте. Бәйрәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International