Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне МЧС хезмәткәрләре йөреп чыкты.
- Без Килди авылындагы авыр хәлдә яшәүче гаиләләрне йөреп, аларның проблемаларын өйрәндек. Аларбелән профилактик әңгәмә вакытында кыенлыклардан чыгу юлларын аңлаттык, - ди ОП башлыгы Е.Кучин. Яшәү шартлары кыен булган гаиләләр турындагы мәгълүматларны туганнарына да җиткергәннәр.