Бүген район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Р.Халиков, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Зиһаншин һәм депутат К.Корчагин кабул иттеләр.
Бирелгән сораулар арасында С.Разин урамындагы электрүткәргечнең эленеп торуы, Автодорожная урамындагы күпквартиралы йортны приватизацияләү турындагы сораулар бар иде. Бу йортта яшәүчеләр АО РПО «Таткоммунэнерго», РПУ «Энергосбыт», ОАО «Татэнерго» һәм ООО «Экоавтотрейд» оешмалары җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл” оештыруны сорадылар.