“Кайнар линия” сораулар һәм җавапларда

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Җир хокукы мөнәсәбәтләре иң күп сорау тудыручы тармак. Моны тагын бер кат исбатлаучы нәрсә күптән түгел бу сораулага багышланган Росреестр уздырган “кайнар линия” булды. Аның иң кызыклы һәм әһәмиятлеләренә сезнең иг]тибарыгызны юнәлтәбез.

- Минем шәхси йорт төзү өчен бирелгән җирем бар. Әгәр анда икенче төрле хезмәт обүекты төзисем килсә, рөхсәт кәгазен үзгәртергә кирәкме?
Әйе. Урындагы Башкарма комитетка мөрәҗәгатm тәргә кирәк!

- Безнең авыл җирлегендә кулланылмый торган карҗер бар. Аны юллар төзекләндерү өчен рөхсәтсез алырга ярыймы? Аның өчен нинди җаваплылык көтелә?

- Юк! Файдалы казылмаларга КоАП РФ законының 8.8 маддәсе буенча рөхсәтсез тияргә ярамый. Аның өчен 100 меңнән 200 меңгә кадәр штрафка тартылачаксыз.

- Безнең участокта без күп еллардан бирле карый торган кечкенә җир кисәге бар. Аны тагын да чүпләмәсеннәр өчен койма белән тотып алып буламы?

- Юк! Тиешле документлары булмыйча аны чикләтеп алу җир закончалыкларын (N 218-ФЗ) бозуга керә.

- Минем 1996 нчы елдан бирле Кызыл алан дигән авылдагы җир кишәрлегенең дәүләт акты бар. Хәзерге көндә ул җир кадастр учетында тормаганлыгы бмлгеле булды. Хәзер минем ул участокка хокукым бармы?

- Әйе, бар! Нигез - N 221-ФЗ 2007 нче елның 21 нче июлендә чыккан Закон.

Тагын бик күп сорауларга җавапны Росреестр дәүләт услугалары Порталыннан таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International