«Кызлар Армиягә барганнар” дигән бәйрәм концерты

2017 елның 24 феврале, җомга

22 нче февральдә район культура йортында «Кызлар Армиягә барганнар” дигән бәйрәм концерты булып узды.
 
Бу бәйрәм чын халыкча килеп чыкты. Ватан бар кешегә дә иң кадерле нәрсә ул. Бу бәйрәмне аеруча хатын-кызлар көтеп ала, чөнки алар үзләренә иң кадерле булган ир-атларны котлый бу көнне.

Залдагы халыкны бәйрәм белән ТР ның информатизация министры Роман Шәйхетдинов, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, хәрби комиссариат җитәкчесе, подполковник Рөстәм Шакиров котладылар.

Бик күп музыкаль котлаулар яңгырады район үзешчәннәреннән зур сәхнәдә.

Ахырдан бер-берсенә тыныч тормыш, сәламәтлек теләп, таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International