Бар да контрольдә

2017 елның 3 марты, җомга

Иҗтимагый Советларның тарихы Татарстанда 2009 нчы елда башлана. Алар бу аз гына еллар эчендә гражданнар җәмгыятенең реаль институты булып оешыртымы? Әллә алар хөкүмәтнең “туй генераллары” булып җылы урынга кереп утырдымы? Безнең корреспондент шуның турында яза:

Мин синең арттан карап йөрим!

2014 нче елда РФ Дәүләт Думасы гражданнар җәмгыятенең иң мөһим норматив документын – “РФ да иҗтимагый контролҗ нигезләре” дигән закон кабул итте. Ул законның бер субъекты булып Иҗтимагый Совет тора.

Бүген республикадагы министерство һәм ведомство каршысында 30 һәм муниципаль районнарда 40 Иҗтимагый Совет исәпләнә. Нәкъ менә алар гражданнар җәмгыятен чиновниклар белән бәйләүче звено булып торырга тиеш. Социаль услугаларның сыйфатын, кррупциягә каршы көрәшне контрольгә алар алырга тиеш... Ә  әлегә бу Советлар күләгәдә кала бирә.

Хәзерге көндә алга җибәрәсе мәсьәләләргә:

-     Битараф булмаганда;

-    Халыкка якынрак булганда;

-    Көн кадагындагы проблемаларны кичектермәгәндә;

-    Формализмнан – хәрәкәткә күчкәндә;

-    Иҗтимагый резонанс күтәргәндә.

Ахырдан район Иҗтимагый Советы рәисе Р.Халиков үз Советының уңышлылыгы турында болай диде:

-    Без дөреслекне яклыйбыз. Бу эштә район башлыгы белән без бер сүздә. Шуңа күрә безгә эшәләве җиңел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International