Төрле профессия һәм конфессия арасындагы безнең геройлар һәр чын дәрәҗәсендәге ир-ат Армия сафларын үтәргә тиеш дип саныйлар. Кызыл Байрак авылының Йосыпов исемендәге мәчетенең имам-хатыбы Тимур хәзрәт Ибраһимов кайчандыр Ан – 26 очкычының летчик-капитаны булган. Анда күргәннәрен, тырышлык белән Советлар Союзына күпме груз ташыганлыкларын, андагы кыенлыклар турында бик озак сөйли ала ул. Ә Армиядән качып йөрүчеләрне ул бөтенләй аңламый, үз Ватанына бурычын түләмәгән кеше чын ир дип аталамы инде?
Аның улы Габдулла Псковта десант-штурмовой дивизиядә хезмәт иткән, аннан соң Краснодар шәһәренең югары хәрби авиаөион училиәесына укырга кергән, атасы эзеннән киткән. Летчик булачак! Мактанырлыгы бар атаның үз баласы белән!