Югары Осланда – газета көне

2017 елның 3 марты, җомга

Советлар Татариясе, Хезмәт Байрагы, Революция байрагы һәм Эшче. 100 ел эчендә иң дәрәҗәле басма бик күп тапкырлар исемен үзгәртте... Бүген ул “Татарстан Республикасы” дип атала.

100 еллык юбилее алдыннан аның хезмәткәрләре районнарда бәйрәм үткәреп йөриләр. Авыл кешеләре белән очрашуны Югары Ослан районыннан башладылар. Газетаның баш мөхәррире А.Латышев Куралово авылына юнәлде. Анда ул укытучы-ветеран Ф.Алкин белән күреште, ул бу газетаны 47 ел укый инде.

Бу газетада 100 ел эчендә 50 гә якын редактор алышынды. Мондый очрашуның икенчесе Алексеевский районында май ахырында уздыралар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International