Бүген, 10 нчы мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов Казан Кремлендә ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелеге астында үткәрелгән Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Аның эшендә тагын ТР премеер-министры И.Халиков, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мәхәмәтшин, Министрлар Кабинеты, Аппарат җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Президент үз чыгышында хуҗалык кенәгәләренә фиктив язмалар кертү кимегәнлектән җинаять эшләренең дә күп кимүенә китергәнен әйтте.
Аннан соң күп кенә чыгышлар коррупциягә каршы дәүләт программасының үтәлеше турында булды.