Кире кайтармаска, карарга!

2017 елның 14 марты, сишәмбе

ТР ның Росреестр идарәсе күчемсез милекне регистрацияләү законнарының яңаруын искәртә. Мондый төр эш белән беренче шөгыльләнүчеләр  кадастра учеты һәм хокукларны регистрацияләү барганда күп тапкырлар ялгышалар.

Росреестр идарәсенең бүлек башлыгы Энҗе Мөхәмәтгалиева бу төр документлар башта хокукый экспертиза узарга тиешлеген әйтә. Икенче төрле әйткәндә, барлык документлар дәүләт хокук регистраторы аша, ә документларны кабул итүче аша узарга тиеш түгеллеген азсызыклый.

Һәрвакыт гариза бирүченең үзе белән паспорты булырга тиеш.  
   
1 нче январьда үз көченә кергән яңа Федераль Закон буенча документлар түбәндәге очракта кире кайтарыла:

1.    Документлар тиешле форматка туры килмәсә.

2.    Кәгазьдәге документтагы сүзләр төзәтелгән булса.

3.     Дәүләт пошлинасы түләнмәгән булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International