Язгы кыр эшләренә хәзерлек

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Буа районында агымдагы елның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында производство утырышы булып узды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасарлары Т. Г. Таһирҗанов һәм И.Х. Габдрахманов уздырды.

Бу киңәшмәгә" АК БАРС Холдинг" агрофирмасы составына кергән җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде. Министр урынбасарлары белгечләрне технологик карталары буенча тыңладылар. Әңгәмә барышында агрофирмадагы күп кенә җитешсезлекләр калкып чыкты. Алар - тракторларның эшкә әзер булмавы, чәчү җирләренең структурасы, эш сроклары.

Холдинг компаниясенең җитәкчеләре алдында барлык кисәтүләрне кыска срокларда юкка чыгару, техниканы ремонтлауны тизләтү бурычлары куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International